

Кара карлыганнан витаминлы бомбаны барыгыз да ясагансыздыр инде. Мин дә бу атнада җыеп килдем карлыган - карасын да, кызылын да - төшләремә керерлек итеп.
Менә әле ясап куйдым бомбический витаминны. Рецепт шул ук - тик лимон урынына апельсин салдым мин, 2 апельсин итеп. Ай, тәмле, кызлар. Песок салгач, 2 сәг тәрәзә төбендә торды. Вакыт-вакыт болгаткалап алам бит инде. Бәләкәй кызым Алинә кашыкны ялап карады да, үзем болгатыйм әле, ди. Карыйм, болгатып ала да кашыкны ялап ала. Кереп китә дә 5 минуттан тагы килеп чыга болгатырга.
Аңлагансыздыр - балаларга да ошады бу витамин! Рецепты болай: 1 кг кара карлыганны юып, орлыклары алынган 2 апельсин белән мясорубкадан чыгардым. 1,5 кг шикәр комы кушып, яхшылап болгаттым. Шикәре эресен өчен 1-2 сәгать тоттым, аннан контейнерларга тутырып, морозилкага куйдым. Апельсин калын кабыклы булса, аксыл урыннарын кисеп ташларга, ул әче тәм бирә икән.
Бер лайфхак миннән - мясорубкадан чыгарганда карлыган-апельсин сулары чәчрәмәсен өчен, мясорубкага пакет кигертегез.
Фанзиля Хисамова.
Чыганак:https://vk.ru/dom_sad_recepty