Шарлотка пешердегезме әле?

Баллы алма бәлеше, ягъни ШАРЛОТКА

Шарлотка пешердегезме әле?Шарлотка пешердегезме әле?
Шарлотка пешердегезме әле?

28 см лы табаны сыек май белән майлыйбыз. Бисквит камыры өчен: 3 йомыркага 1 стаканнан кимрәк шикәр комы салып миксер белән күпертәбез. 2-3 аш кашыгы майонез, яки каймак салабыз. 1 кечкенә пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан он салып камыр басабыз.

Табага җәябез. Эчлек: алманы әрчибез, турыйбыз, ак майда бераз шикәр салып пешекләп алабыз (карамельләштерәбез).

Бисквит өстенә акрын гына шул эчлекне кашык белән салабыз. Мичтә 170-180 градуста пешә. Тәмле булсын!

Гөлүсә Хөсәенова рецепты.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас