Әкияттәге кебек дисеннәр

Гортензия, дөрес тукландырсаң, әкияттәге кебек чәчәк ата! Куаклары көчле, ә чәчәкләрен купшы итә торган дүрт гади ысул: 

Әкияттәге кебек дисеннәрӘкияттәге кебек дисеннәр
Әкияттәге кебек дисеннәр

Кефир яки катык. Әче сөт продуктларындагы бактерияләр гортензия өчен чын деликатес. 10 литр суга 2 литр кефир салып сыегайтыгыз һәм төбенә сибегез.

Лимон кислотасы яки алма серкәсе. Гортензия әче туфракны ярата. 1 чиләк суга яки 100 мл алма серкәсе, яки 2 аш кашыгы лимон кислотасы. Җәй буе һәр 2-3 атна саен сибегез.

Марганцовка. Сыек алсу төстәге эремә (10 литр суга) үсентеләрне ныгыта, гөмбәчекләр белән көрәшә һәм куакны чыдам итә. Сезонга 3-4 тапкыр сибү җитә.

Ипи төнәтмәсе. Ипи телемнәрен җылы суда җебетегез һәм әчетергә калдырыгыз. Бу табигый «тукландыру коктейле» туфракны яхшы әчеләндерә.

Бу тукландыру чараларын чиратлаштырып кулланырга мөмкин.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас