

Турап катырып куйсагыз, кыш көннәрендә дә кулланып була. Ашлар, закускалар, салатлар, татлы ризыклар, пицца - барсын да санап бетерәм димә! Ташкабактан коймак пешерү тәртибе:
Бер кечкенә ташкабакны угыч аша үткәрәбез, тоз сибеп куябыз.
1-2 йомырканы яхшылап болгатканнан соң, ташкабак янына салабыз һәм бутыйбыз.
Ваклап туралган укроп, он салабыз. Камыр каймак куелыгында булырга тиеш.
Камырыбыз әзер булгач, кызган табага көнбагыш мае салып, 3-4 зур коймак пешерәбез. Майны күп салырга тырышмагыз, артык майлы булмасын. Коймакларны суынырга калдырабыз.
Сарымсакны, сырны вак угыч аша чыгарабыз. Ваклап туралган укроп, майонез салып, барлыкка килгән массаны яхшылап болгатабыз. Әлеге «крем» бик куе булмаска тиеш. Әлеге крем белән ашыйбыз.