

Кемгәдер бу ошый, икенчеләре кире кага. Ә ул файдалымы?
Туңдыру каротин, В төркеме витаминнары, безнең иммунитет өчен кирәкле С витамины саклана. Ләкин аларны тулысынча өлгергән вакытта туңдыру кирәк. Җиләкләрне бер-берсеннән аерып куеп, 3-4 сәг дәвамында туңдыралар.
Аннары пакетларга яки савытларга тутырырга кирәк.
Шулай ук туңдырылган җиләк-җимешне дөрес эретү буенча да киңәшләр бар. Аларны башта суыткычта, аннары бүлмә температурасында эретергә кирәк. Боткаларга һәм камыр ризыкларына туңдыргычтан алу белән салырга була. Дөрес кулланганда җиңел дә, тәмле дә, авыр түгел. Шуңа күрә вакытында туңдыру начар түгел.