

Яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Белгечләр әрекмән сутын - көнгә өч тапкыр - ашарга ярты сәгать кала бер чәй калагы эчәргә куша. Курс — бер ай.
Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә.
Әзерләү: Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларда туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.