+22 °С
Яңгыр


Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага 0,5 литрлы банка крыжовник, 1,5 стакан (200 граммлы) шикәр комы, ярты лимон яки әфлисун, 3 мелисса яисә бөтнек ботагы кирәк.
Банкага крыжовник, бөтнек яки мелисса, лимон яисә әфлисунны түгәрәкләп турап салырга. Шикәр комы өстәргә һәм кайнар су агызырга. Калай капкач белән ябып, шикәре эреп беткәнче банканы тәгәрәтергә.
Банкаларны әйләндерергә һәм калын итеп төреп суытырга. Яшел крыжовникка — лимон, кызыл, карасына әфлисун яхшырак туры килә.
Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар