Кыярдан тәмле салат

Ясавы да җайлы, тәмле дә, качып үскән эре кыярлар да ярый.  

Кыярдан тәмле салатКыярдан тәмле салат
Кыярдан тәмле салат

3,5 кг кыярны телемләп турыйбыз, шуна 500 грамм томат пастасы (Кухмастер), 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 2 баш сарымсакны угычтан чыгарабыз, 1 бал кашыгы төелгән кара борыч.

Барысын бергә кушып, болгатып 3-4 сәгать торгызабыз. Аннары 15 минут кайнатып, 200 мл.грамм аш серкәсе салып, стерильләнгән банкаларга тутырабыз. Соңыннан банкаларны калын әйбер каплап суытабыз.

Чыганак: Мин-Хатын-Кыз каналы

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас