

Яшенле яңгыр башланса, ачык яланга чыгарга тырышыгыз, биек яисә аерым үсеп утыручы агач астында тормагыз, аның кәүсәләренә кагылмагыз.
Янган учак янында утырмагыз: кайнар һава яхшы электр үткәрүче булып тора.
Агачка менмәгез.
Ачык урында булсагыз...
Яшен иң биек урынга суга, шуңа да калкулыкларда басып тормагыз. Металл коймалар, электр линияләре яныннан ерак китегез, яланаяк йөрмәгез, печән яки салам өеменә качмагыз. Ток үткәргеч әйберләрне: көрәк, сәнәк, чалгыларны баш өстенә күтәрмәгез.
Яшен вакытында спорт уеннары уйнамагыз, хәвеф янаган урыннарда төркем белән басып тормагыз.
Елга-күл буенда икәнсез...
Яшен вакытында су коенмагыз, сулык янында утырмагыз, көймәдә йөзмәгез, балык тотмагыз.
Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз.
Чыганак: МИН- ХАТЫН-КЫЗ каналы