

Аны төрле ризыкка тәмләткеч буларак салырга була. Укроп В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозларга бай. Яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин - помидордагы кадәр. Орлыгында исә эфир майлары, шикәр бар. Укроп сәламәтлек өчен бик файдалы. Аның орлыгын борынгыдан баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар.
Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, көзән җыерудан, йокысызлыктан булыша. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы чара буларак та киң кулланыла. Кышка аны киптереп тә, туңдыргычта катырып та сакларга була.
Чыганак:Саулык/ЗОЖ макс каналы