Карлыганнан кайнатма,мармелад,компот

Сез дә эшләп карагыз, хөрмәтле "Өмет" төркемен яратып укучылар!

Карлыганнан кайнатма,мармелад,компотКарлыганнан кайнатма,мармелад,компот
Карлыганнан кайнатма,мармелад,компот

15 минутлык кайнатма.

Моның өчен 11 стакан карлыганга 14 стакан шикәр комы салып, кайнап чыккач, 15 минут кайнатырга. Аннары шуңа тагын 7 стакан шикәр комы салып, яхшылап болгатып, сүндереп куярга. Рецепты гади дә, шул ук вакытта тәмле дә. Карлыганнан 15 минутлык кайнатма бик тәмле була. Койка (холодец) кебек дерелдәп тә торачак.

Биш минутта әзер була.

Югарыда язган ысулга охшаш тагын бер рецепт – бусы тагын да тизрәк эшләнә, карлыган шулай ук "оеп" кына утыра.

7 стакан шикәр, 4 стакан су салып кайнатасың да әзер сиропка 11 стакан кара карлыган салып, кайнатып чыгарасың һәм 5 минуттан сүндерәсең. Аннары тагын 8 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче яхшылап болгатасың. Кайнар килеш пыяла банкаларга салып, суынгач, салкынча урында саклыйсың.

Әгәр карлыган күп икән, су, карлыган, шикәр комы микъдарын ике тапкыр арттырып, күбрәк эшләп була.

Кара карлыганнан мармелад.

Юылган кара карлыганны табага салып, кайнар мичтә кайный башлаганчы тотыгыз. Шул кайнар катнашманы бераз суытып, иләк аша чыгарыгыз һәм шикәр комы кушып болгатып, кабат табада 200 градус кызулыктагы мичкә куегыз. Әлеге җиләк катнашмасы кайнап чыккач, болгата-болгата, 15–20 минут кайнатыгыз.

Аннары шул җылы карлыган катнашмасын тигезләп фольга яисә пергамент кәгазьгә җәеп, бүлмә температурасында киптерегез. 60 градус кызулыктагы мичтә дә киптереп алырга мөмкин. Киптерелгән карлыган катламын кисәк-кисәк кискәләгез. 1 кило карлыганга 300 грамм шикәр комы (1,5 стакан) кирәк.

Кара һәм кызыл карлыган желесы

Башта 7 стакан судан һәм 12 стакан шикәрдән сироп кайнатырга. 20 минут кайнаткач, 22 стакан юылган һәм чистартылган карлыган салырга. Аны тагын 15 минут уртача утта тотабыз.

Аннан соң тагын 14 стакан шикәр комы кушыгыз, тулысынча эреп беткәч, савытны уттан алыгыз. Стерильләштерелгән савытларга кайнар килеш салыгыз. Аннары савытларны астын өскә әйләндереп куеп, шул килеш бер тәүлек тотыгыз.
Суынгач, желе барлыкка килер.

Кызыл карлыганнан бик тәмле компот

3 литрлы стерильләштерелгән банкага яхшылап юылган 500 грамм карлыган, 400 грамм шикәр комы салабыз. Өстенә кайнар су коябыз һәм капкачын ябабыз.

Компот-лимонад

3 литрлы банкага 3 стакан карлыган, ярты апельсин (яисә бөтен), 500 грамм шикәр комы салабыз.
Кайнаган су салабыз һәм капкачларын ябып, одеял белән каплап куябыз.

Игътибар: су я шикәр комын нинди стакан (бокал) белән салсагыз, карлыганны да шул савыт белән салырга кирәк

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас