Күра җиләгеннән пирог

Пешереп карагыз әле

Күра җиләгеннән пирогКүра җиләгеннән пирог
Күра җиләгеннән пирог

Камыр өчен: 200 г ак май, 1 йомырка, 150-200 г шикәр комы, 10 г камыр көпшәкләндергеч, он. Эчлек өчен: кура җиләге, кибет каймагы һәм шикәр комы.

Ак майны бүлмә температурасында йомшартырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга кирәк. Камыр әзер булгач суыткычка куеп торырга. Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп куярга. Җиләкләрен тезәргә дә духовкага озатырга.

Якынча 40 мин пешә, пирог пешеп чыккач өстенә кибет каймагы белән шикәр комы болгатылган массаны салырга. Тәмле булсын!

Чыганак: "Мин хатын-кыз" макс каналы

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас