Варенье ашау файдалымы?

Һәр вареньеның үз файдалы үзлекләре бар.

Варенье ашау файдалымы?Варенье ашау файдалымы?
Варенье ашау файдалымы?

Кайнатмада кайбер витаминнар саклана.
Бу В һәм Е төркемнәре витаминнары.
Вареньеда клетчатка бар.
Клетчатка-ашкайнатуга ярдәм итүче азык җепселләре.
Шуңа күрә кайнатма организм өчен дә, ашказаны өчен дә файдалы.
Галимнәр әйтүенчә, варенье, барлык татлы ризыклар кебек үк, кәефне күтәрә.
Ләкин икенче яктан, вареньеда шикәр күп.
Шикәр аркасында вареньеда калорияләр күп.
Калорияләр-без ризыктан ала торган энергия.
Шуңа күрә варенье ашарга мөмкин һәм кирәк, ләкин бик күп түгел.

Иң файдалы варенье - кура җиләгенеке.
Аны халык медицинасында инде 600 елдан артык кулланалар.
Кура җиләге вареньесы :
- тирләтә
- организмнан артык суны чыгара
- вируслар белән көрәшә.
Кура җиләге кайнатмасында табигый аспирин бар.
Шулай ук кайнатмада фолий кислотасы да бар.
Фолий кислотасы кан составы, кан басымы һәм ашказаны өчен файдалы.
Варенье бит тиресенең төсен яхшырта һәм сыгылмалы итә.
Кура җиләге кайнатмасында файдалы матдәләр күп:
- бакыр
цинк
хром.

Шикәр белән изелгән  кара карлыган - С витаминының иң яхшы чыганагы.
Әгәр аны караңгы урында 2 градуска кадәр җылы температурада сакласаң, 72 процентка кадәр аскорбин кислотасы сакланачак.
Кара карлыган иммунитетны ныгыта.
Ул эпидемия булганда вируслар һәм бактерияләр белән көрәшергә ярдәм итә.
Кара карлыганда тимер һәм калий күп.
Тимер һәм калий кан составын көйли.
Кара карлыган-бик шәп табигый антидепрессант.
Антидепрессант-ул кәефне яхшыртырга ярдәм итә торган дару.

Крыжовник кайнатмасында иң күп С витамины саклана, бигрәк тә яшел крыжовниктан кайнатканында.

Шикәр белән изелгән караҗиләк ( черника ) начар күрүче кешеләр өчен файдалы.
Караҗиләктә каротин һәм С витамины бар.
Шулай ук анда В төркеме витаминнары, РР витамины, марганец һәм органик кислоталар бар.
Караҗиләктәге тимер организм җиңел үзләштерә торган формада.

Каен җиләге һәм  җир җиләгеннән ясалган кайнатмада бик күп файдалы матдәләр бар.
Анда А, Е һәм С витаминнары күп.
Бу витаминнар яман шешне булдырмаска ярдәм итә.
Алар шулай ук яшьлекне һәм матурлыкны сакларга ярдәм итәләр.

Груша кайнатмасы атеросклероз вакытында ярдәм итә, шулай ук бөер авырулары вакытында да файдалы.
Ул кан составын яхшырта.

Чия кайнатмасы гемоглобинны арттыра.
Варенье канны бакыр, кобальт һәм тимер белән баета.
Ул шулай ук кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен киметә.
В9 витамины һәм фолий кислотасы иммун һәм кан әйләнеше системаларына яхшы эшләргә булыша.

Анемия вакытында  абрикос кайнатмасы яхшы ярдәм итә.
Абрикостагы матдәләр канда гемоглобинны арттыра.
Алар йөрәк һәм ашкайнату системасы эшен яхшырта.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас