Баклажан уңышы мул булсын өчен 3 киңәш

Баклажан уңышы мул булсын өчен 3 киңәш 

Баклажан уңышы мул булсын өчен 3 киңәшБаклажан уңышы мул булсын өчен 3 киңәш
Баклажан уңышы мул булсын өчен 3 киңәш

Беренчедән, баклажан артык суны яратмый. Ягъни түтәлдә су җыелып торырга тиеш түгел. Теплица яисә парникта моны контрольдә тоту җиңелрәк, әлбәттә. Ачык грунтта яңгырлар еш яуса, баклажан уңышына зыян килүе дә бар.

 

Баклажанны тукландырырга кирәк. Җәйнең беренче өлешендә ике тапкыр азотлы ашлама кертергә. Алга таба 2-3 атна саен калийлы ашлама белән тукландырыгыз. Шуны онытмагыз: баклажан чәчәк атканда бор кислотасы сиптерергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 3-5 гр кислота алына. Моны кояш агрессив булмаганда, ягъни, иртән иртүк яисә кич башкарырга кирәк. Бор кислотасы сипкәннән соң уңыш күп булыр.

Өченчедән, үсентенен аскы өлешендәге яфракларны һәм ботакларны кисергә онытмагыз. Уңыш өске өлештә булачак, ә аскы яктагы яфраклар һәм ботаклар үсемлекнең көчен генә ала.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас