Эссе көндә сусауны басар өчен тәмле лимонад

Эсседән сакланыр, бераз булса да иммунитетны күтәрер өчен лимонад ясау ысулын тәкъдим итәбез.

Эссе көндә сусауны басар өчен тәмле лимонадЭссе көндә сусауны басар өчен тәмле лимонад
Эссе көндә сусауны басар өчен тәмле лимонад

Кирәк булачак:
350 г шикәр;
2 л су;
350 мл лимон согы (якынча 3 лимон)


 Эшләү тәртибе:
Шикәрне зур булмаган кастрюльгә салыгыз һәм 250 мл су белән каплагыз. Талгын гына утка куеп, болгата-болгата кайнатып чыгарыгыз. Әлеге кайнатманы бүлмә температурасына кадәр, аннары суыткычка куеп суытыгыз. Калган суны һәм 350 мл лимон суын салып яхшылап болгатыбыз. Өстенә бөтнек һәм боз салып бирсәгез тагын да тәмлерәк булачак.

Чыганак: Тәмлетамак

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас