

100 гр. сыер мае(ак май)
1 йомырка
3 аш калагы шикәр комы
0,5 чәй калагы разрыхлитель
1 стакан он
Ванилин (по желанию)
Эчлек өчен:
Любой җиләк-җимеш (минем чия иде)
Шикәрне әчелегенә карап чамаларга
Сусыл булса 1-2 аш калагы манный ярмасы салырга кирәк.
Пешеп чыккач өстенә агызырга,
сметана + шикәр пудрасы катнашмасы ясарга кирәк.
Онны,шикәрне, разрыхлительне һәм ак майны кушып уаларга кирәк,соңыннан йомырканы салып камыр басабыз.Формага кул белән җәеп, эчлекне әзерләгәнче холодильникка тыгып торабыз.
Эчлекне мин чиядэн ясадым, сусыл булганга 2 аш калагы сылама манный ярмасы салдым,3 аш калагы шикәр.
Камырны алып эчлекне агызабыз.
180 градуска җылытылган духовкага тыгып 30-35 минут пешерәбез.
Пешеп чыккач духовкадан алабыз һәм әзрәк суынгач,сметана катнашмасын агызабыз да, тигезләп җәябез.
Пирог әзер,тиз дә әзерләнә,тәмле дә була 
Чәйләрегез тәмле булсын 
Чыганак: https://vk.com/tamletamak_05