

Бигрәк тә хәзер, үләннәрнең яшел вакытында бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз.
Канәфер чәчәкләре бөресе стресстан ярдәм иткәнен белә идегезме? 1 аш кашыгы бөрегә (вакланган булырга тиеш) 200 мл су салып, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут кайнатырга. Савытның өстен ябып, 30-40 мин төнәткәннән соң сөзәргә. Көнгә 4 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк.
Стресс вакытында зәңгәр мәтрүшкә төнәтмәсе дә ярдәм итәчәк. 3 аш кашыгы киптерелгән зәңгәр мәтрүшкәгә 200 мл кайнап торган су салып, 30 минут төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабул итәргә.