Нишләп помидорларның чәчәкләре кибеп коела?

Беренчедән, һава торышы гаепле

Нишләп помидорларның чәчәкләре кибеп коела?Нишләп помидорларның чәчәкләре кибеп коела?
Нишләп помидорларның чәчәкләре кибеп коела?

Помидорлар чәчәк атканчы көндез 20-22, төнлэ 16-18, чәчәк атканда көндез 26-32, төнлэ 14-16 градус җылы булырга тиеш. Помидорның серкәләре төнлэ барлыкка килә. Әгәр төнлә 15 градус җылы булмаса серкә "җитешми" һәм чәчәкләр коела. Серкәләнүләре аларның сәгать 9-11 арасында була. Бу вакытта помидорларны селкетеп алсан яхшы. Әгәр инде 30-32 градустан артып китә икән теплицада эсселек, серкәләр кибәләр һәм чәчәкләре кибеп коела. Эссе ярамый. Икенчедэн, куе утыртылырга тиеш түгел. Бу очракта һава алар арасыннан йөри алмый, артык дым астан бәреп тора һәм чәчәкләре коела. Озын булып үсә торган сортлар 1 кв метрга 3-4, уртача үсә торганнар 1 кв метрга 4-5 кенә утыртылырга тиеш (теплица өчен бу). Өченчедән, су сибү. Суны орлык чәчкәннән чәчәк ата башлаганчы ешрак сибәргә. Чәчәк атканда сирәк сибәргә кирәк. Теплицадагы дымлылык 60-70% проценттан артып китсә чәчәкләр серкәләнми. Пустоцвет булып калалар һәм кибеп коелалар. Сипкәндә обязательно җылы су гына сибегез. Дүртенчедән, чәчәк атар алдыннан калий, кальций белән туендырырга кирәк. Борная кислота сиптерегез. Фитофтороз чире башланган булса да кибеп коела чәчәкләре. Бу чир таралмас өчен теплица эченә капкачын ачып берничэ йод куярга була. Һәм инде төрле чирләр эләксә, тләләр, башка кортлар булса да чәчәкләре кибеп коела.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас