

Төнлә + 13 тән түбән булса кыярлар үсүдән туктый һәм саргая башлыйлар. Суык җирдән тамырлар азотны ала алмый. Шулай ук + 32 дән югары булса да саргаялар. Бу очракта уже серкәләре кибә.
Икенчедән, суык су ярамый сибәргә. Суның җылылыгы + 25 градус булырга тиеш. Суык судан ата чәчәкләр генә барлыкка килә яки булган кыярлары да саргаеп коела.
Өченчедән, тыгыз утыртырга ярамый. Бер-берсенең арасы 30-50 см, ә рәт аралары 80 см булырга тиеш. Тыгыз булса яктылык җитми һәм кыярлар саргаялар.
Дүртенчедән, вентиляция начар булса серкәләнә алмыйлар, самоопыляющилар тоже серкәләнеп җитмилэр һәм саргаялар.
Бишенчедән, кыярлар бераз үсүгә чәчәк ата, кыярлары бар дип сөенергэ кирәк түгел. Бик астагыларын өзеп атарга кирәк. Бишенче яфракка кадәр барсын да, тармагын да. Чонки әле кыярның яфраклары тиешенчэ тукланмаган була һәм алар кыярларны да тукландыра алмый. Шуңа саргаялар. Бигрәк тә гибрид, пучковой сортларга тукландыргыч матдәләр җитми. Агрокола, Мастер, Растворин, Кемира сибәргә була. Көл сипсән дә әйбәт. 1 кв метрга 300 гр көл кирәк. Алтынчыдан, коры һава торса да кыярлар саргая. Теплицада 85-95% дымлылык булырга тиеш. Суны да белеп сибәргә кирәк. Әгәр җирегез дымлы икән сипмәгез. Артык сибелгән судан кыярнын вак тамырлары чери башлый һәм кыярлары саргаеп коричневый төскә керә. Артык озын үскән кыярларыгызның очын өзегез. Ул тармаклар җибәрер һәм анда инде әйбәт кыярлар булачак. (Бу язганнар кыярларыгызга чир эләкмәгән булса, кортлар ияләшмәгән очракта була).