

Бу эләксә 50% кыярны сраза кырып ата. Бу гөмбәчекнең споралары 4-5 көндә үрчеп үсемлекләрдә барлыкка килә башлый. Иң элек моны теплицаның ишегенә, форточкасына якын булган үсемлекләрдә күрергә була. Аскы яфракларда барлыкка килә башлый. Яфраклар онга ошаган әйбер белән каплана башлый. Сөртеп карасаң бетә ул һәм янәдән барлыкка килә. Бу гөмбәчек һава белән, су белән, көрәк-тырма, аяк киеменә дә эләгеп керергә мөмкин теплицага. Температура уйнавы, яңгырлы көннәр, җирдә күп азот булса, суык су сибелсә, кыярлар куе утыртылган булса спораларын тиз тарата. Бик яхшы кышлый ул. Җирдә 6--7 ел яши. Моның белән чирләгән булса кыярлар, 10 см җирне салдырырга кирәк. Бөтен калдык чүпләрне алып бетерергә. Участокта калдырмаска. Аннан җиргә кайнар су, аннан марганцовкалы су сибегез . Серная шашка яндырып алсагыз булса. Кыярларда бу чир күренә башласа су сибүне туктатырга, чирле яфракларны кисәргә.
Әгәр әле чәчәкләре, кыярлары юк һәм 50% кыярны басып алган икән лучше химик препарат сиптерегез - Топаз, Ревус, Хом, Охсихом, Превикур. 2 тапкыр 14 көнгә бер. Башта бер төрлесен, аннан башкасын. Бер төрлегә генә ияләшә ул. Ә кыярлары, чәчәкләре булса биопрепаратлар кулланырга була - Фитоспорин, Бактафит, Гамаир, Алирин-Б.
Кул астыгызда болар булмаса халык ысулын кулланыгыз. 1 литр әче суны 10 литр суга кушып яки 1 литр кефирны 10 литр суга кушып, 2 аш кашыгы горчичный порошокны 10 литр 50-60 градуслы җылы суга кушып, 1 литр суга 4 тамчы зеленка кушып сиптерергә була. Аралаштырып сиптерегез. Шулай ук 1 кг көлне 10 литр кайнар суга салып куярга 2 көннән сиптерергә була. Бу халык ысулын профилактика өчен айга бер сиптерсәгез була. Ә гөмбәчек эләккән булса 5-7 көн аралаш 2-4 тапкыр кабатларга. Урамдагы кыярларда булса да шуларны ук сиптерәсе.