

Тоз. Челтәрне тоз һәм кер порошогы эремәсенә (1 литр суга 1әр чәй калагы исәбеннән) салып, 4–8 сәгать тотарга. Шуннан соң машинада “деликатный режим”га куеп юарга кирәк.
Нашатырь һәм водород перекисе. Салкын суга нашатырь спирты (3 литр суга 1 чәй калагы) һәм 3 процентлы водород перекисе (3 литр суга 1 аш кашыгы) салып бутарга. Челтәрне югач, шушы эремәгә салырга. Ярты сәгать узгач, чайкарга. Бигрәк тә табигый тукымалардан эшләнгән челтәр өчен бик әйбәт ысул бу.
Әгәр тюльне кайнар суда юасыз икән, тузан, май һәм башка матдәләр тукыма җепселләргә “эреп” ябышачак. Һәм инде мондый челтәрне агартып булмаячак.
Шуңа күрә тюльне 30 градуста юарга киңәш ителә, аннан да югарырак температура ярамый.