Кечерткән ашы пешердегезме әле?

Борынгыча кечерткән ашы.

Кечерткән ашы пешердегезме әле?Кечерткән ашы пешердегезме әле?
Кечерткән ашы пешердегезме әле?

Бер аш тәрилкәсе тутырып кечерткән (өске яфраклары), 3 бәрәңге, 3 йомырка, 1 стакан чамасы он, тәменчә тоз, борыч, каймак, катык кирәк. Кайнап утырган тозлы суга бәрәңгене турап салырга. Ул пешкәнче онга 1 йомырка сытып умач уарга. Болгата-болгата умачны ашка салырга. Кечерткән яфракларын яхшылап юып пешекләгәч, турарга. 2 йомырканы сытып, кечерткән яфраклары белән болгатырга һәм ашка салырга. 5 минуттан аш әзер. Табынга каймак, катык белән бирергә.

Чыганак:https://vk.ru/avulselo

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас