Бакча җиләген ничек тукландырырга?

Яз җиләккә азотлы тукландыру кирәк

Бакча җиләген ничек тукландырырга?Бакча җиләген ничек тукландырырга?
Бакча җиләген ничек тукландырырга?

10 л суга бер шырпы кабы карбамид (мочевина) кушып эретеп сибәргә була. Һәр төпкә 0,5әр л эремә сибәләр.

 Беренче чәчәк бөреләре күренүгә, 1 квадрат метрга 1 стакан исәбеннән көл белән тукландырырга мөмкин.

Өченче тукландыру чәчәк ата башлагач башкарыла: 10 л суга 5 г бор кислотасы кушып, өстән сиптерәләр. Ул җиләкнең тәмен яхшырта, бөҗәкләрне куркыта, гөмбәле авыруларны кисәтү чарасы булып та тора. 

Чыганак:https://vk.ru/avulselo

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас