Авылча тәмле бәрәңге

Кирәк:

Авылча тәмле бәрәңгеАвылча тәмле бәрәңге
Авылча тәмле бәрәңге

: 500 г бәрәңге 1 ч. к. тоз Төрле тәмләткечләр (татлы паприка , карри, орегано, төелгән кара борыч ) кемгә нәрсә ошый. 20 мл үсемлек мае 🌸 Әзерләү тәртибе: Бәрәңгене яхшылап юабыз. Кабыгын чистартмасагыз да була. Бәрәңгеләрне 4 өлешкә бүләбез. Мин сырлы пычак белән бүлдем. Тоз, тәмләткечләр салабыз, шуңа үсемлек маен өстәп, барысын бергә болгатабыз. Тәмләткечләр һәр бәрәңге телеменә эләгергә тиеш. Бәрәңге кисәкләрен майланган табага тезеп чыгабыз. 180°C кадәр җылытылган мичтә (духовкада) башта 20 минут пешерәбез. Аннары температураны 200-220°C градуска кадәр күтәрәбез һәм бәрәңгеләрне тагын 20 минут (алтынсу кабык барлыкка килгәнче) тотабыз.

Чыганак : Тәмлетамак

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас