Кыярдан рулет

Рецепт:

Кыярдан рулетКыярдан рулет
Кыярдан рулет

2 кыяр 200 гр творожный сыр 100гр краб таяклары 1 тырнак сарымсак 

Әзерләү тәртибе: Кыярларны юып, очларын кисәбез. Махсус кискеч яки киң пычак белән кыярларны озынча, нәзек телемнәргә кисәбез. Краб таякларын, сарымсакны вак угычтан уабыз. Творожный сыр, краб таяклары, сарымсакны бергә кушып, яхшылап болгатабыз. Кыяр телемнәренә эчлекне җәябез дә, рулет итеп төрәбез. Табынга бирер алдыннан, суыткычта 15-20 минут тотып алабыз.

Чыганак : Тәмлетамак

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас