+14 °С
Облачно


Эчлек өчен:
170гр колбаса
2-3 помидор
150гр каты сыр
10-15 тарталетка
укроп
Әзерләү тәртибе:
Колбаса һәм помидорны кечкенә шакмакларга турыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз. Савытта колбаса, помидор, майонезны яхшылап болгатыгыз. Тарталеткаларга эчлекне тутырып чыгабыз. Тарталеткаларны пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбез. Өстенә уылган сырны сибәбез. 200 °C кадәр җылытылган духовкада сыр эреп, кызарып чыкканчы 10–15 минут пешерәбез. Укропны ваклап, әзер тарталетка өстенә сибәбез.
Чыганак: Тәмлетамак