Күзләр сәламәт булсын өчен киңәшләр

 Озак вакыт телефонга текәлеп, нидер карап, укып утырудан тыелырга кирәк. Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.

Күзләр сәламәт булсын өчен киңәшләрКүзләр сәламәт булсын өчен киңәшләр
Күзләр сәламәт булсын өчен киңәшләр

Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.

Ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50–60 см, телевизор исә 2–3 метр ераклыкта булырга тиеш.

Күзләрне ял иттереп алырга а онытмагыз. 40–45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, 10–15 минут күзгә гимнастика ясап алыгыз. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк.

Йокы режимы бозылу күз нервына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз.

А, Е, С витаминнарына бай ризыклар (кишер, кара җиләк, брокколи, шпинат, җиләк-җимешләр, балык, ногыт борчагы һ.б.) ашагыз.

Елга бер тапкыр күз табибына күренеп кайтсагыз да зыян итмәс.

Чыгнак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас