Файдалы киңәшләр
28 Апреля , 06:31

Балның файдасы күп икән

Тәмле һәм файдалы бал турында берничә факт

Балның файдасы күп икәнБалның файдасы күп икән
Балның файдасы күп икән

- Ул энергия өсти: бал кабып куйсагыз, көч-куәт өстәлүен сизәрсез;

- йокыны яхшырта: балны табигый тынычландыру чарасы дип атыйлар. Ул мелатонин эшләп чыгаруга ярдәм итә. Төнгә 1 чәй калагы бал — яхшы ял итү нигезе. Бигрәк тә аны ромашка чәе белән эчсәң.

- майны яндыра: төнгелеккә капсагыз, майны яндыру механизмнары көчлерәк эшли икән, бу балның матдәләр алмашын тизләтүенә бәйле.

- бавырга булыша: бал (бигрәк тә кабак согы белән кушсагыз), токсиннарны чыгарырга булыша

- иммунитетны ныгыта: бигрәк тә сарымсак белән бергә кушсагыз. Сарымсакны вак кисәкләргә турагыз, аңа бал салыгыз. Төнгә 1 чәй калагы кабыгыз, ул иммунитетны стимуллаштыручы эффект күрсәтәчәк.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас