

1. Кофе белән күңел күтәрергә тырышмагыз. Кофе кыска вакытлы гына активлык бирә. Иртәнге кофены лимонлы яшел чәй яки җылы су белән алыштырыгыз.
2. Яктылыкта булыгыз. Уянгач, пәрдәләрне ачыгыз яки махсус көндезге яктылык лампалары кулланыгыз. Иртән 20-30 минут мондый яктылык астында булу мелатонин җитештерүне рәткә китерергә ярдәм итә.
3. Фанатиксыз хәрәкәт. Күбрәк җәяү йөрегез, тик хәл булмаганда йөгерергә кирәкми. Саф һавада уртача темпта йөрү – гипоксиягә иң яхшы дару.
4. Сәламәт йокы режимы. Йокы режимы бик мөһим. Йокыга кадәр бер сәгать алдан телефонны кулыгызга алмагыз – экранның зәңгәр яктысы мелатонин җитештерүгә комачаулый.
5. Витаминнар эчегез Табиб белән киңәшкәннән соң, D витаминына (күпчелек кешеләрдә кыштан соң ул бетә), магнийга (ярсыуны киметә) һәм В төркеме витаминнарына игътибар итегез. Язгы арыганлык ул авыру түгел, ә кышкы «йокы режимыннан» актив җәйге чорга күчү этабы. Март һәм апрель айларында үзегезгә сакчыл карагыз.