Файдалы киңәшләр
25 Апреля , 02:17

Мәтрүшкә сызлауны баса

Мәтрүшкә сызлауны баса 

Мәтрүшкә сызлауны басаМәтрүшкә сызлауны баса
Мәтрүшкә сызлауны баса

Мәтрүшкәнең файдасы зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Составында корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда да кулланалар. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Аның эфир мае кайбер мазьлар составына керә. Моннан тыш, аны сабынга, иннекләргә, ислемайга хуш ис бирү өчен косметика өлкәсендә дә файдаланалар.

Буыннардан сызлаудан рецепт 2 аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, шуңарда җитен яки киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырта торган буынга бәйлиләр, өстеннән целлофан пакет яки компресс кәгазе куеп, җылы шарф белән урыйлар.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас