Файдалы киңәшләр
18 Апреля , 16:53

Декабрист үстерү кагыйдәләре

Башка күп кенә бүлмә гөлләре кебек үк, декабрист та чыгышы белән тропиклардан. 

Декабрист үстерү кагыйдәләреДекабрист үстерү кагыйдәләре
Декабрист үстерү кагыйдәләре

Аның гади кеше өчен колакка шактый ятышсыз «рәсми» исеме дә бар — шлюмбергер. Нигездә бу гөл кышын чәчәк ата, шуңа да аның декабрист исеме ныграк килешле кебек. Бу гөл артык иркә булмаса да, тәрбияләү буенча аерым кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итә. 1. Су сибү. Чүлмәкнең туфрагына өстән су сибегез. Гөл ял иткән вакытта су сибүне 2 атнага 1 тапкырга кадәр киметегез. Ә чәчәк аткан вакытта атнага 2-3 тапкыр су сибегез. Чүлмәкнең туфрагы дымлы булса да, сазланмасын. Бүлмә җылылыгындагы судан файдаланыгыз. Эссе көннәрдә пульверизатордан яфракларга 2 көнгә 1 тапкыр сиптерегез. Үсемлеккә аена 1 тапкыр җылы душ ясагыз. 2. Тукландыру. Ашламаны язын һәм җәен 2 атнага 1 тапкыр кертегез. Кактуслар яки чәчәк атучы үсемлекләр өчен тәгаенләнгәнен кулланыгыз. Декабрист кышын матур итеп чәчәк атсын өчен көзен тукландыруны туктатыгыз. 3. Күчереп утырту. Яшь үсемлекләрне һәр 2-3 ел саен яз көне күчереп утыртыгыз. Вермикулит, елга комы өстәп, кактуслар өчен грунттан файдаланыгыз. Су төбенә 2-3 см керамзит дренаж салыгыз. Карт үсемлекләрнең чүлмәктәге туфрагын өске катламын гына алып яңарта аласыз . 4. Үсемлекне кисү. Кисү куак формалашырга һәм чәчәк атуны озайтырга ярдәм итә. Бу процедураны үсемлек чәчәк атмаган чорда - яз яки җәй башында үткәрегез. Алып ташларга кирәкле сегментларны билгеләгез һәм аларны тоташу ноктасында саклык белән генә борыгыз. Әмма декабристны кискәләү мәҗбүри түгел. Куак тигез үссен өчен, аны атна саен 180° ка борырга гына кирәк. Тик ял иткәндә, ә чәчәк атучы декабрист урын күчергәнне, боргалаганны яратмый.

Чыганак: https://vk.ru/wall-206605279_359

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас