Файдалы киңәшләр
18 Апреля , 16:40

Ачуланышканнан соң татулашуның 4 ысулы

Ачуланышканнан соң татулашуның 4 ысулы

Ачуланышканнан соң татулашуның 4 ысулыАчуланышканнан соң татулашуның 4 ысулы
Ачуланышканнан соң татулашуның 4 ысулы

Ачуланыша башлау бик җиңел, әмма кабат татулашу авыррак. Кызганычка каршы, андый ачуланышулар партнерлар, дуслар, гаилә әгъзалары һәм хәтта эш буенча хезмәттәшләр арасында бик еш булып тора. Еш кына талашкан вакытта каты сүзләр әйтелә, һәм бер-береңә карата негатив хисләр барлыкка килә. Гәрчә татулашу катлаулы булса да, конфликтны чишү ысулын табырга һәм бер-берең белән яхшы мөгаләмәдә булырга кирәк. Менә сезгә талашканнан соң татулашуның 4 ысулы:

1. Проблеманы кичектермичә вакытында чишегез. 2. Каршы кешенең нәрсәдә дә булса гаепле булуын сизсәгез дә, башлап үзегез гафу үтенегез. Мәсәлән, сез бәхәс вакытында әйткән сүзләрегез өчен гафу үтенә аласыз һ.б.

3. Барысы да тынычланып беткәч конфликт темасына кабат сөйләшегез.

4. Сөйләшкән вакытта шаяртырга яки көләргә тырышыгыз. Бу исә кәефне күтәрер һәм конфликтны бетерергә ярдәм итәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас