Файдалы киңәшләр
10 Апреля , 11:47

Сөтнең йокыга тәэсире бармы?

"Төрек сериалларында йокларга ятар алдыннан еш кына сөт эчүләрен күрсәтәләр. Сөтнең йокыга тәэсире бармы?"

Сөтнең йокыга тәэсире бармы?Сөтнең йокыга тәэсире бармы?
Сөтнең йокыга тәэсире бармы?

Сөт ризыклары йокыга уңай йогынты ясый. Сөт ризыкларында кальций күп. Организмга кальций җитмәү йоклый алмауга китерергә мөмкин.

Чөнки йокы гормоны - мелатонинны синтезлауда кальций төп рольне башкара. Кальций катнашында триптофан дигән аминокислота - мелатонинга әверелә.

Кальций нерв системасын тынычландыра һәм, гомумән, тән тукымаларының йомшаруына булыша. Кальцийны табигый релаксант минерал, диләр.

Йоклап китә алмыйсың икән, урыныңнан торасың да, кальций цитраты , яки кальций глицинаты эчеп куясың. Яки кальций белән баетылган сөт, яки сөт ризыгы эчәсең. Нәтиҗәсе бик тиз сиздерә.

Кальций, шундый мөһим макроэлемент, ул җитлегү чорындагы кызларга җитмәсә, кызлар кабынып китүчән, нервланучан, юк- барга да борчылучан булалар. Яшүсмерләргә көнгә 4 стакан авыл сөте эчәргә киңәш ителә. Ул кальцийга булган тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерә. Кальций җитмәү аллергиягә китерергә мөмкин.

Акыллы әниләр, әбиләр, балаларыгыз, оныкларыгызга игътибарлы булыгыз. Стресс кичереп, гел борчылып йөрсәләр, кальций җитмәве бик ихтимал.

Дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшү кирәк. Диләр...

Сәламәт булыйк.
Рушания Минсагирова

Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас