

Аның каравы ул төтен юллыгын корымнан яхшы чистарта. Азактан мичкә 1-2 пүлән усак утыны тыгып җибәрергә кирәк.
Зирек утыны тиз яна, кызу бирә, җылы саклый. Төтенләми, корымы аз чыга.
Чыршы утыны тигез яна, кызуны яхшы бирә. Әмма сумаласы агып чыгып, чатный, очкыннар чыгара.
Каен утыны яхшы яна, җылыны озак саклый. Тик каен тузы корым чыгара, төтен юллыгын томалый.
Имән утыны кызуны яхшы бирә, озак яна, җылысы озак тора. Әмма башка утыннардан кыйммәтрәк.
Нарат утыны чыршыдан да кызурак. Ләкин сумаласы күп булу сәбәпле, очкыннар чыгара, мич якканда караштырып торырга кирәк.