Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 апрель , 11:11

Тиздән кычыткан ашын пешерер вакыт җитә

Тиздән кычыткан да чыгар. Яз көне бер тапкыр булса да кычыткан ашы ашамасаң, ул язны яшәмәгән дә шикелле була бит. Кычыткан ашын мин болайрак пешерәм:

Тиздән кычыткан ашын пешерер вакыт җитә
Тиздән кычыткан ашын пешерер вакыт җитә

Кәстрүлгә 2,5-3 литр су салып, кайнатырга куеп җибәрәм.
Су кайнап чыккач, ярты стакан юган тары ярмасы һәм эре шакмаклап туралган 3-4 бәрәңге, тәменчә генә тоз салам.
Аерым табада туңмай эретеп, бер баш туралган суганны кыздырам.
Суган кызгач, бер уч кына тарткан ит (фарш) кушып, итне дә кыздырып алам.
Тары ярмасы белнә бәрәңге пешкәч, шулпага кызган итне салып, тагын 10 минутлап пешерәм.
Ул арада зур бер тотам кычытканны юып, тишекле чүмечкә салам һәм өстеннән кайнап торган су коям - кычытканны пешеклим.
Суы саркыган кычытканны бик вакламый гына турап, ашка салам һәм бер тапкыр болгатып алуга ук сүндерәм.
Кычыткан белән бергә шулпага кипкән петрушка да салдым.
Аерым савытта бөтен килеш кенә 2 йомырка пешердем. Аларны әрчеп, 1 сантиметр калынлыгында тәгәрмәчләп турадым.
Ашны тирән тәлинкәләргә бүлеп, һәр тәлинкәгә берәр тәгәрмәч йомырка һәм бер аш кашыгы каймак салып чыктым.

Бик тәмле булган, дип ашадылар.

Лилия Гәрәева блогыннан

Чыганак: https://vk.com/dom_sad_recepty

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас