Файдалы киңәшләр
8 Апреля , 05:30

Каен суы шифасы

Аның составында калий, кальций, магний, никель, натрий, бакыр, кремний, алюминий, тимер, марганец, титан кебек минераллар, углеводлар, эфир майлары, күптөрле органик кислоталар, витаминнар бар.

Каен суы шифасыКаен суы шифасы
Каен суы шифасы

Аның составында калий, кальций, магний, никель, натрий, бакыр, кремний, алюминий, тимер, марганец, титан кебек минераллар, углеводлар, эфир майлары, күптөрле органик кислоталар, витаминнар бар. Аз гына баллырак каен суы сусауны әйбәт баса, талчыккан организмга хәл кертә. Иң мөһиме: аны теләсә-кем: сабыйлар, авырлы хатыннар, олы яшьтәге кешеләр рәхәтләнеп эчә ала. Составында җиңел үзләштерелә торган шикәр булганлыктан аны ачытып, менә дигән тәмле куас әзерләргә була.
Каен суы бавыр белән бөеребезне зарарлы матдәләрдән, төрле органнарыбызда үрчегән паразитлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә тупланган токсиннардан, һава, су, ризык аша тышкы мохиттән үтеп кергән агулардан чистарту үзлегенә ия.

Каен суы бөердәге һәм сидек куыгындагы вак ташларны эретеп чыгарырга, сидек юлларын төрле утырымнардан чистартырга сәләтле.
Төрле органнарыбызда ташлар ясалмасын, комнар, шлаклар, тозлар утырмасын өчен, чирләрне алдан кисәтү йөзеннән, каен суы эчү файдалы. Организмны табигый сәламәтләндерү процедурасын иртә язда башлап, рәттән өч ай дәвам итү сорала.
Буыннарына тозлар утырудан интегүче, подагра, артрит, артроз кебек чирләр аркасында сызланып, газап чигеп яшәүчеләргә дә шифалы каен суының файдасы зур. Бу сихәтле сыекча радикулит, ревматизм чирләре кискенәю аркасында килеп чыккан мускуллар ялкынсынуын юкка чыгарырга, шул рәвешчә, чирленең сызлануларын киметергә сәләтле.
Каен суын сәламәт олы кешегә көнгә өч мәртәбә, ач карынга берәр стакан күләмендә, җылымса килеш эчү файдалы.
Аны куллану ашказаны согы ачылыгы түбән кешеләргә аеруча мөһим. Ул ашкайнату системасы органнарына ризык эшкәртү өчен кирәкле кислотаны эшләп чыгарырга ярдәм итә.

Каен суы сидек кудыру үзлегенә ия, шуңа ул буыннар, бит, аяк-куллар шешенүен бетерә, артык авырлыктагы кешеләрне табигый рәвештә ябыктыра. Әмма кибетләрдә сатылучы, су белән сыекландырып консервланган катнашманы түгел, агачтан үзебез тамчылап яңа гына җыйган табигый сокны эчү күпкә нәтиҗәлерәк.

Азканлылык чире аркасында кимегән гемоглобинны нормага салу өчен каен суы эчү дару кулланудан күпкә файдалырак. Яңа җыелган табигый су составында шикәр, тимер, витаминнар, микроэлементлар кан составын яхшырта, кызыл кан тәнчекләре ясалуга булышлык итә. Аны ашарга 15 минут кала, алма, кишер, чөгендер согы кушып, 50шәр миллилитр күләмендә эчеп дәваланалар.

Каен суы йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегүчеләр өчен чып-чын хәзинә. Артык сыеклыкны кудыруы сәбәпле, гипертониядән интегүчеләрнең югары кан басымын төшерә ала. Нәтиҗәдә, сезне баш авырту һәм әйләнү, аяк-куллар, битләр шешенү, йөрәк чәнчү кебек уңайсызлыклар элеккегечә борчымас. Гипертоникларга каен суын ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан күләмендә көнгә ике мәртәбә эчәргә кирәк.

Ничек кенә файдалы булмасын, каен суы эчеп дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшеп алу зарур. Әгәр үт куыгында, бөердә эре ташлар булса, каен суы эчә башлагач, аларның урыныннан кузгалып, үт яки сидек юлына тыгылуы аркасында чып-чын фаҗига килеп чыгуы ихтимал. Каен суы үзе чир китереп чыгармаса да, бик сирәк кешедә каен чәчәге серкәсенә аллергия булырга мөмкин. Мондый кешегә каен суын куллану тыела.

Каен суын кайчан һәм ничек җыярга?
Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар.
Каен суы җылыда нибары ике тәүлек кенә саклана. Кайбер кеше аны суыткычта катырып саклый, ачытып куасын эчүчеләр бар. Рецепты түбәндәгечә:
10 л каен суына 50 бөртек йөзем, ярты кило шикәр комы салып, өстенә марля каплап, җылы урында өч тәүлек ачытабыз. Сөзеп, пыяла савытларга тутырып, өстенә капкач ябабыз. Салкын урында саклыйбыз.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас