Ягъни бакчадагы агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Шулай ук язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны акбур яисә бакча кибетләрендә сатылучы махсус катнашмалар белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз. Башта агач ябалдашлары һәм кәүсәләрендә, җиләк куаклары ботакларында суыктан ярылган, чатнаган урыннары юкмы, агач кәүсәсендә мүк үсмәгәнме — тикшереп чыгыгыз. Булса, боларны тимер щетка белән чистартыгыз да, бакча сумаласы сылап куегыз. Кирәкмәгән ботакларны кисү, ярык урыннарны эшкәртүне агачларда сут йөреше башланганга кадәр үткәрергә кирәк. Шулай ук март ахырында — апрель башында куак, агачларны зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү мөһим. Карлыганнарга, корткычлардан арындыру өчен, кайнар су бөркергә кирәк. Кайнар суны вак тамчылар рәвешендә сиптергеч белән бөркү әйбәт. Шулай ук лейка белән дә ярый. Арытаба куаклар җимеш бирә башлаганчы, талпаннарга һәм үсемлекләрнең чирләренә каршы составында коллоидлы күкерт булган «Тиовит Джет» препараты эремәсен кулланабыз. Аның белән шулай ук крыжовник, алмагач, груша, виноградны эшкәртергә мөмкин. Гомумән, март аенда нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасына карап башкарыгыз.
Чвганак: clck.ru/3Sgnzr