Язгы авитаминоз турында миф
Бу халәтне еш кына авитаминозга сылтыйлар. Кыш көне без барлык файдалы матдәләрне кулланганбыз, диләр. Бу өлешчә генә дөрес фикер. Чынлыкта язгы арыганлыкның сәбәбе җитдиерәк.
Төп сәбәбе – безнең эчке биологик сәгатьләребез. Кышын безнең организм экономия режимында эшли: кыска көн булгач организм мелатонинны (йокы гормоны) күбрәк җитештерергә команда бирә. Яз килү белән көн озынлыгы кискен арта. Организмга бу үзгәреш авыр бирелә .
Бу факторларга тагын берничә сәбәп өстәлә:
Сездә язгы арыганлык бармы, әллә салкын тию башланамы?
Түбәндәге билгеләргә игътибар итегез:
Әгәр температура, ютәл яки башка салкын тию билгеләре булмаса, һәм бу халәт берничә атна дәвам итсә – бу, күрәсең, язгы арыганлык.
БЕРНИЧӘ КИҢӘШ
Бу – иң популяр, ләкин иң зыянлы әйбер. Кофе кыска вакытлы гына активлык бирә. Иртәнге кофены лимонлы яшел чәй яки җылы су белән алыштырыгыз. Алар ашкайнатуны эшләтеп җибәрә.
Организмга көн башлану турында сигнал кирәк. Уянгач, пәрдәләрне ачыгыз яки махсус көндезге яктылык лампалары кулланыгыз. Иртән 20-30 минут мондый яктылык астында булу мелатонин җитештерүне рәткә китерергә ярдәм итә.
Күбрәк җәяү йөрегез, тик хәл булмаганда йөгерергә кирәкми. Саф һавада уртача темпта йөрү (бигрәк тәкөндез) – гипоксиягә иң яхшы дару.
Йокы режимы бик мөһим. Бер үк вакытта йокларга ятыгыз. Йокыга кадәр бер сәгать алдан телефонны кулыгызга алмагыз – экранның зәңгәр яктысы мелатонин җитештерүгә комачаулый.
Табиб белән киңәшкәннән соң, D витаминына (күпчелек кешеләрдә кыштан соң ул бетә), магнийга (ярсыуны киметә) һәм В төркеме витаминнарына игътибар итегез.
Язгы арыганлык ул авыру түгел, ә кышкы «йокы режимыннан» актив җәйге чорга күчү этабы. Март һәм апрель айларында үзегезгә сакчыл карагыз. Организмнан күп көч таләп итмәгез, аңа уянырга вакыт бирегез.
Чыганак: «Ялкын», Камилә Гыйлаҗиева.