Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 март , 16:14

Канны сыеклый торган продуктларны беләсезме?

1. Помидор йөрәк-кан тамырлары системасында тромблар хасил булудан саклый, кан сыегаюга булыша һәм бернинди зыяны да юк.

Канны сыеклый торган продуктларны беләсезме?
Канны сыеклый торган продуктларны беләсезме?

2. Кан сыеклауга шулай ук мүк җиләге, балан, сырганак та булыша. Сарымсакны да киң кулланалар. Артишок исә канның куелыгын киметә һәм холестеринны төшерә.

3. Зәйтүн мае канны бик яхшы сыеклый.

4. Грейпфрут шулай ук бик яхшы кан сыеклаткыч.

5. Көнгә 1 аш кашыгы җитен мае эчәргә киңәш ителә. Ул холестеринны киметә, канны сыеклый.

6. Составында Омега-3 булган продуктларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Алар балыкта, яшелчәләрдә күп.

7. Яшел чәйдә антиоксидантлар күп, ул тромбозларны киметә, тонусны күтәрә.

8. Чәйгә гранат, имбир, куркума, тмин кушып эчсәгез дә файдасын тоярсыз.

9. Рационда А, С, Е, В витаминнары тиешле күләмдә булсын.

10. Карлыганның җиләге дә, яфраклары да файдалы. Көнгә 30 карлыган гына ашасагыз да, организм тулысынча С витаминына байый.

11. Әстерхан чикләвеге шулай ук бик файдалы. Аның составындагы майлар канны сыегайтуда катнаша.

Ә менә сөт продуктларын, алкогольне, терлек майларын, бәрәңгене, бананны чама белән генә кулланырга киңәш ителә.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас