Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 март , 16:12

Гөлләрегез ел әйләнәсе өегезгә ямь биреп, чәчәк атып торсын дисәгез

Гөлләрегез ел әйләнәсе өегезгә ямь биреп, чәчәк атып торсын дисәгез, аларны гади, әмма бик нәтиҗәле эремә белән ашларга кирәк.

Гөлләрегез ел әйләнәсе өегезгә ямь биреп, чәчәк атып торсын дисәгез
Гөлләрегез ел әйләнәсе өегезгә ямь биреп, чәчәк атып торсын дисәгез

Аның ярдәмендә, хәтта, менә-менә бетәм, дигәне дә терелеп китәчәк һәм берникадәр вакыттан соң кабат чәчәк ата башлар.

Тукландыру өчен даруханәдән фолий кислотасы (В9 витамины) һәм глицин алырга кирәк булачак. Бәлки әле үз «аптечка»гызда да бардыр.

  В9 витамины яфракларда хлорофилл концентрациясен арттырырга булыша, ә глицин туфрактагы микроэлементларны үсемлек өчен җиңел үзләштерелә торган җиңел сыйфатлыга әйләндерә. Барлык аннан соңгы ашлаулар гөл тарафыннан күпкә яхшырак үзләштерелә һәм күбрәк файда китерәчәк.

  В9 витамины һәм глицин төймәләрен порошок итеп изәргә, 1 л суда эретергә. Шуны тамыр төбенә дә сибәргә һәм яфракларын да коендырырга. Моны, гөл «терелгәнче», ун көнгә бер тапкыр кабатлау җитә.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас