✅️Йод эремәсе. 3 л суга 1 тамчы йод өстәргә. Эремәне өстән сиптерергә була. Бер тапкыр тукландыру җитә. Гөмбәле чирләрдән саклый, үстерә.
✅️Көл төнәтмәсе. 2 л кайнар суга 1 стакан агач көле салып, бер тәүлек төнәтергә. 10 л булганчы су кушарга һәм үсентеләргә сибәргә. Иң күбе айга ике тапкыр болай тукландырырга мөмкин. Ул сабакны калынайта, тамыр системасын ныгыта, чирдән саклый.
✅Чүпрәле тукландыру. 10 л җылы суга 10 г коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы кушып, 2-3 сәгать төнәтергә һәм сибәргә. Сезонга өч тапкыр тукландырырга була. Тамырларны үстерә, ныгыта. ✅Суган кабыгы төнәтмәсе. 2 л кайнар суга 1 стакан суган кабыгы кушып, бер тәүлек төнәтергә. 10 көнгә бер үсентеләргә сиптерергә була. Үсемлекләрне корткычлардан саклый, ныгыта.
Чыганак:https://vk.ru/wall-83509391_147190