Помидор рассадасын атнага бер тапкыр бәрәңге кайнаган су белән тукландырырга була. Моның өчен бәрәңгене тозсыз суда пешереп, суын сутырга, шуңа бер тамчы йод тамызып, яхшылап болгатып, рассада төбенә сибәргә. Банан кабыкларын да ташларга ашыкмагыз. Рассаданы күчерер алдыннан тартмага бер кат балчык, аның өстенә ваклап туралган банан кабыгын, аның өстенә тагын балчык җәегез. Туфракта банан кабыгы череп, туклыклы матдәләрен помидор үрентеләренә бирәчәк. Шулай ук суган кабыгы суы да рассаданы чирләрдән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклый. Аны ясау өчен бер стакан суган кабыгын ике стакан суда кайнатып чыгарып, ике тәүлек төнәтергә һәм кулланыр алдыннан ун стакан суга салып болгатып, атнага бер тапкыр сибәргә.
Чыганак:https://vk.ru/wall-83509391_147190