Әзер ит шулпасында туралган кәбестә, кишер, суган, бәрәңге пешә тора, ә без чөгендерне аерым табада «тушить" итеп алабыз.
Менә болай эшләгәндә чөгендернең кызылы чыгып бетми, борщның төсе фотодагыча матур була.
Ике уртача зурлыктагы чөгендерне (вак булса 3не), эре угычтан уабыз. Майлы табага салабыз. Аңа 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 яки 1,5 аш кашыгы уксус салып акырын утка, капкачын каплап пешерергә куябыз. 20-25 минуттан чөгендер әзер!
Аны ашка салабыз. Вакланган 2 тырнак сарымсак өстибез. Әкерен утта кайнатып чыгарабыз һәм 1-2 минуттан сүндерәбез дә. Артыгын кайнатасы түгел. Аллайса төсенең матурлыгы калмаячак.
Чыганак: 1001 КИҢӘШ