Тавыкның,күркәнең түш ите коры,тәмсез диючеләр игътибарына бу рецепт!
Мин күркә түш итеннән пешердем,тәмлелеге әйтеп бетергесез!
РЕЦЕПТ:
✓400 гр.филе
✓2 йомырка
✓1 аш калагы өеп крахмал
✓1/3(чәй калагының өчтән бере)тоз
✓1 аш калагы соев.соус
✓70-100 гр.сыр
✓2 аш калагы каймак(майонез)
✓төелгән борыч(үзегезгә күпме кирәк).
Филены кисәкләргә бүләбез дә ике ягын да махсус чүкеч белән җиңелчә генә тәпәлибез(уклау башы белән дә ярый).
Йомыркаларны туглыйбыз,тоз,борыч,соев.соус,каймак,рахмал,тёрканың нечкәсеннән чыгарылган сырны кушып болгатып кляр ясыйбыз.
Төелгән филе кисәкләрен клярга салып болгатабыз да 15-20 минутка калдырабыз.
Кызган табада ике ягын да кыздырып алабыз.
(Гөлнур Гарипова)
@тәмлебулсын
PS. Сарымсак яраткан кешегә 1 тырнак сарымсак кырып салырга була.
Чыганак: https://vk.com/sovet1001receipt