Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 гыйнвар , 11:00

Җиңел генә колбаса ясау ысулы

600 г тавык филесы, 400 г күркә боты, 1 аш кашыгы гималай тозы, 100 г су, 1 чәй кашыгы паприка, 1 чәй кашыгы киптерелгән сарымсак, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч. 

Җиңел генә колбаса ясау ысулы
Җиңел генә колбаса ясау ысулы

Итне шакмаклап турарга. Су, тоз кушып, яхшылап болгатырга. Пленка белән каплап, 24 сәгатькә суыткычка куярга. Бер тәүлектән суыткычтан алырга, тәмләткечләр өстәп, яхшылап болгатырга. Итнең яртысын блендерда ваклатырга яки иттарткычтан чыгарырга. Барысын бергә кушып болгатырга. 

Коллаген тышчаны 5 минут салкын суда тотарга. Кондитер капчыгы ярдәмендә итне тышчага тутырырга. Баш-башын җеп белән бәйләргә. 2 сәгать 80 оСта пешерергә. Тешчистарткыч таякчык белән тишкәләргә. 140 оС кызулыктагы духовкада тагын 20 минут пешерергә. 

Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.

Җиңел генә колбаса ясау ысулы
Җиңел генә колбаса ясау ысулы
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас