Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 гыйнвар , 19:02

Пирогларны гел шушы камырдан салам

Камырны мин гел бер рецепт белән ясыйм: гөбәдиягә дә, башка пирогларга да. 

Пирогларны гел шушы камырдан салам
Пирогларны гел шушы камырдан салам

- бер бокал жылы сөт, - 100 гр атланмай, яхшы сыйфатлы маргарин да ярый (эретеп салам), - ике йомырка, - ике аш кашыгы писүк, - бер балкашык тигезләп кенә тоз, - 15-20 гр юеш чүпрә.

Барлык ингредиентларны бергә мискингә салып болгатам, 450-500 гр онны куша-куша йомшак кына итеп камыр басам. Иң ахырдан ике-өч аш кашыгы сыек май салып басып бетерәм.

Эчлеген ничек ясаганымны сөйләп китим. 300 гр туңдырылган мүк жиләге һәм 200 гр чамасы кара карлыган алдым. Мүк жиләге сатуныкы, бик эре - бармак башы кадәрләр. Кукмара табасына жиләкләрне салдым, сок бирделәр, өстәдем ике аш кашыгы өеп кесәл, тәменчә шикәр комы. Болгата-болгата куерганчы кайнаттым.

Бераз суына төшкәч, блендер белән ваклаттым, бик тәмле, үзе әче, үзе баллы катнашма килеп чыкты. Майлаган табага камырны жәеп салдым, элек камырны калын итеп салалар иде, хәзер мучной ашамаска тырышабыз бит инде, бер см чамасы иттем. Камыр өстенә начинка сыладым. Камырның калган өлешеннән жәймә жәйдем, тасмалар итеп кистем һәм пирогның өстен сетка кебек итеп бизәдем.

Кырыйларын матурлап чыктым. Мүк жиләген түгәрәкләп турап бизәр өчен кулландым. Духовка мичендә 180* та 45 минут пешердем. Бераз суына төшкәч, өстенә шикәр пудрасы сиптем. Пирогым әзер. Әни урта бер жиренә камыр тасмалардан кемнең туган көне - шуның яшен язып куяр иде, минем пирогка ул элемент житмәде. Әнинең жылы куллары белән безгә атап пешергән пирог-паштетлары ул заманда туган көн тортларын алыштырган инде.

Ииии, тәмле дә булыр иде шул әнием пешергән пироглар… тәмнәре тел очларымда әле дә саклана кебек…

Зөһрә Гарифуллина

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас