“Акчаларыгызга карап яшәргә өйрәнегез": Үзәк банкта ничек барлык акчаны Яңа елга сарыф итмәскә һәм гыйнварда бер тиенсез калмаска дип киңәш бирделәр.
Русиялеләр еш кына үз бюджетларын бәйрәмнәргә исәпли алмыйлар. Моның беренче сәбәбе – хезмәт хакы түләү күчерелә, күпләребезгә декабрь өчен акчаны еш кына алдан бирәләр. Ә традицион “расчет” бирү көнендә хезмәткәрләргә берни дә түләмиләр. Әгәр болай да санаулы акчаны уңга-сулга карамыйча тотынсаң, көннәрдән беркөнне минуска китәргә мөмкин.
Русия Банкында Яңа ел экономиясе буенча киңәшләр биргәннәр.
"Киләчәккә үз бюджетыгызны оптимальләштерү һәм үз чыгымнарыгызны каплау өчен керемнәр һәм чыгымнар буенча план төзегез. Үзегездә булган акчалар буенча яшәргә өйрәнегез, импульсив рәвештә әйберләр сатып алмагыз, запаска акча калдыру гадәтен булдырыгыз", – дип белдергәннәр Үзәк банкта.
Экспертлардан башка киңәшләр: