Яңа ел табынына, кагыйдә буларак, һәр йортта күп сый әзерлиләр. Аларны ничек һәм күпме дөрес сакларга?
Тәмләткечле салатлар һәм туралган ит, шулай ук пешкән кысла һәм креветкадан ясалган ризыкларны 12 сәгатьтән артык сакларга ярамый. Кыздырылган ит – 36 сәгатькә кадәр, кош ите — 48 сәгатькә кадәр.
Балык котлеты һәм ашлар – 24 сәгатькә кадәр.
Кайнатылган кремлы тортлар— 18 сәгать, майлы тортлар 72 сәгатькә кадәр саклана.
Күзәтчелек ведомствосы белгечләре искә төшергәнчә, роллы һәм суши – тиз бозыла торган продукт, аны шунда ук ашарга киңәш ителә. Чи балык салынган ризыкларны суыткычта 12-24 сәгатьтән артык сакларга ярамый. Агулану куркынычы саклауның һәр минуты белән арта.
Әзер һәм чи ризыкларны бергә сакларга ярамый.
Әзер ризыкны (ашлар, салатлар) урта киштәләргә кую яхшырак. Тиз бозыла торган продуктлар (сөт, ит, балык) — өске өлешенә. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне махсус аскы тартмаларда саклагыз.
Чыганак:Башинформ