Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 декабрь 2025, 10:55

Яңа елга иң тәмле салатлар

Сезгә эзләп торасы юк, Яңа ел табынына иң тәмле салатларны тупладык

Яңа елга иң тәмле  салатлар
Яңа елга иң тәмле салатлар

1.

Салат өчен
150 грамм ысланган тавык ите, 200 грамм шампиньон,
100 грамм кореяча кишер,
150 грамм яшел кыяр,
80 грамм кара җимеш,
майонез,
тоз, борыч,
3-4 зәйтүн җимеше, петрушка-укроп кирәк.

 

Бу тәмле салат савытка катламлап салына.

Ысланган тавык итен вак итеп турыйбыз. Бу —салатның беренче катламы.

Икенче катлам итеп вак кына туралган кара җимеш салына.

Өченче катламга салачак шампиньоннарны үсемлек маенда кыздырып алабыз.

Кыярны вак шакмакларга турыйбыз.

Соңгы катлам — кореяча кишерне үзең эшләсәң дә, сатып алсаң да була. Һәр катлам өстенә юка гына майонез ягабыз.

Салат әзер булгач, суыткычка куегыз. Ярты сәгатьтән соң, табынга чыгарырга да була.

Тагын да матур булсын, дисәгез, тәлинкәгә башта яшел салат яфраклары тезегез, ә өстен укроп, петрушка, зәйтүн җимеше, гөмбә белән бизәргә генә калачак.

 

2.

Кирәкле ингредиентлар:
250 грамм ысланган тавык ите, 1 банка консерваланган ананас, 3 йомырка,
1 баш суган,
100 грамм сыр,
майонез.

Итне һәм ананасны шакмаклап турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз һәм өстенә 2-3 кашык алмадан ясалган аш серкәсе, бераз шикәр комы, кайнар су салып, маринадланырга куябыз. Йомырканы һәм сырны вак кыргыч аша чыгарабыз.

Салат катлап ясала.

1 кат – киң тәлинкәгә ысланган тавык итен салып чыгабыз.

2 кат – маринадланган суган. Аннары челтәрләп майонез салына.

3 кат – ананас һәм аның өстенә майонез сылыйбыз.

3 кат – йомырка салабыз. Өстенә янә майонез сылыйбыз.

4 кат – сыр сибәбез.

Бу салат тора-тора тәмләнә. Шуңа күрә кичтән ясап, суыткычка куюыгыз яхшырак.

 

3.

Бу тәмле салатны әзерләү өчен бер консерва шампиньон гөмбәсе, 2-3 суган, пешкән тавык ите, 2-3 тозлы кыяр, пешкән 5 йомырка, майонез, тоз, борыч кирәк булачак.
Салат өстен бизәү өчен берничә тозланган баллы гөмбә (опята) кирәгер.

 

Шампиньон гөмбәсен, тавык итен, тозлы кыярны нечкә генә озынчалап турыйбыз. Суганны вак кына турыйбыз, ә йомырканы эре кыргыч аша чыгарабыз.

Киң савытка беренче кат итеп шампиньон салына, аннан суган, өченче катка — тавык ите, аның өстенә тозлы кыяр, соңгы катка йомырка салабыз. Араларына сетка ясап майонез ягабыз, кирәгенчә тоз, борыч сибәбез.

Салат өстен яшел үләннәр, тәмләткечләр һәм баллы гөмбәләр белән бизәп куярга да була.

 

4.

Бу тәмле салат өчен 250-300 г тавык ите; 5-6 бәрәңге; 4 йомырка; 4 кыяр; 50 грамм вакланган әстерхан чикләвеге; 50 грамм курага яки кара җимеш; майонез кирәк булачак.

Салатны бизәү өчен: бер банка консервланган борчак; каты сыр; анар (гранат) кирәк.

Бәрәңгене, тавык итен һәм йомырканы алдан пешереп куябыз. Бәрәңгене, йомырканы, кыярны эре кыргыч аша чыгарабыз, тавык итен һәм караҗимешне вак кисәкләргә турыйбыз.
Аннары турыпочмаклы формалы зур гына тәлинкә алабыз, аны азык-төлек пленкасы җәябез һәм ингредиентлар тезә башлыйбыз:

Игътибар итегез! Турыпочмаклы савыт салатны рулет итеп төрергә мөмкинлек бирәчәк.

1 катлам — бәрәңгене тыгыз итеп салабыз.

2 катлам— тавык ите салабыз.

3 катлам — йомырка.

4 катлам— кара җимеш.

5 катлам — кыяр.

Һәр катлам арасына майонез ягабыз, чикләвек һәм кара җимештән башкаларын чеметем генә тозлыйбыз.
Аннан салатны рулет итеп төрәбез һәм пленкага урыйбыз. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

 

5.

Бу салат өчен 200 грамм тавык ите, 150 грамм кореяча кишер, 3-4 йомырка, 1-2 яшел алма, 100 грамм сыр, 2-3 киви, бизәү өчен берничә мүк җиләге (клюква) яки кызыл карлыган, майонез кирәк булачак.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз.

Итне озынча формадагы тәлинкәгә өчпочмак рәвешендә беренче катлам итеп салабыз. Өстенә майонез ягабыз.

Аннары ваграк итеп туралган кореяча кишерне салабыз. Ә аның өстенә челтәр рәсеме ясагандай майонез агызабыз.

Киләсе катламга эре кыргыч аша чыгарган йомырка, аннары кабыгыннан чистартылган һәм кыргыч аша чыгарган алма салына, шулай ук майонез ягыла. Алдагы катлам — вак кыргыч аша чыгарган сыр. Аның өстенә юка телемләп киселгән киви тезеп чыгарга кирәк.

Салат чыршыга охшап торсын өчен, кул белән тигезләп, өчпочмак формасы ясыйбыз. Әзер салатны бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә ул бигрәк тә тәмле булачак.

Бу салат Яңа ел табынына петрушка, мүк җиләге яки кызыл карлыган белән бизәп чыгарыла.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Яңа елга иң тәмле  салатлар
Яңа елга иң тәмле  салатлар
Яңа елга иң тәмле  салатлар
Яңа елга иң тәмле  салатлар
Яңа елга иң тәмле салатлар
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас