Тотрыксыз керемнәргә ия кешеләрнең Яңа ел бәйрәмнәренә бюджетны планлаштыруның нигезе алыначк түгел, ә инде алып өлгергән керем булырга тиеш, дип сөйләде PR Partner коммуникацион агентлыгының әйдәүче бухгалтеры Екатерина Анишина. Ул үзенең киңәшләре һәм фикерләре белән уртаклаша.
Белгеч Яңа ел бәрәмнәре алды чорында барлык чыгымнарны категорияләргә бүлергә киңәш итә. Алар арасында мәҗбүри (коммуналь хезмәтләр, кредит түләүләре, көндәге азык-төлек), бәйрәм (бүләкләр, табын хәстәрләү) һәм гыйнвар (алдагы айга булган) чыгымнары булырга тиеш, ди ул.
“Һәр категория буенча “конвертлар” яисә аерым банк карталары принцибын кулланып, лимит булдырырга һәм аның чикләреннән чыкмаска киңәш итәм. Онытмагыз, гомум бәйрәм чыгымнары барлык мәҗбүри түләүләрне түләгәннән соң декабрь чыгымының 20-30 процентыннан артмаска тиеш”, – дип киңәш бирде Анишина.
Эксперт шулай ук бюджетны планлаштырганда түләүләр календарен искә алу мөһим, ди. Хезмәт законнарына ярашлы, әгәр декабрь өчен хезмәт хакы алу көне бәйрәмнәргә туры килә икән, эш бирүче аны елның соңгы эш көненнән – 2025 елнң 30нчы декабреннән – соңармыйча түләргә тиеш, ди бухгалтер.
“Димәк, окладны гадәттә айның беренче көннәрендә алучылар аны гадәттәге вакыттан иртәрәк алачак, бу ялгышлык белән “иркен акчалар” кебек кабул ителергә мөмкин”,– ди Екатерина Анишина.
“Гыйнвар – эш көннәре аз булган ай. Әгәр гыйнварда аванс фактик рәвештә эшләгән көннәрдән чыгып испәләнә икән, ул гадәттәгедән азрак булырга мөмкин. Әмма бу хезмәт хакы азаюны аңлатмый. Ахыргы исәпләүләр буенча февраль башында хезмәткәр гыйнвар өчен тулы окладны алачак”, – дин нәтиҗә ясады эксперт.
Чыганак: lenta.ru